Татарстан Республикасы чигеннән тышта урнашкан сәламәтлек саклау учреждениеләрендә консультацияләгән һәм дәвалаган өчен чыгымнарны каплау турында

2009 елның 13 октябре, сишәмбе
"Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче РФ гражданнарын Татарстан Республикасы чигеннән тышта урнашкан сәламәтлек саклау учреждениеләрендә консультация алу һәм дәвалану өчен җибәргәндә чыгымнарны каплау тәртибе турында” 2009 елның 19 августындагы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә сәламәтлек саклауның федераль махсуслаштырылган учреждениеләрендә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче гражданнарга медицина ярдәменең югары технологияле төрләрен күрсәтү бирелгән квот хисабына федераль бюджет чаралары исәбеннән гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен квот, кирәгеннән артык бирелгән квот булмаганда, түләүле тикшерүне үткәрү кирәк вакытта, шулай ук башка очракларда гражданнарны республика чигеннән тышта урнашкан учреждениеләргә дәвалану өчен җибәрү  Татарстан Республикасы бюджеты чаралары һәм Россия Федерациясе законнары белән тыелмаган башка чыганаклар, шул исәптән юридик һәм физик затларның ирекле кертемнәре (сәдакалары) исәбеннән гамәлгә ашырыла.
Компенсацияне рәсмиләштерү өчен граждан шәхсән үзе (яки аның законлы вәкиле) республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Бухгалтер хисаплылыгы идарәсенә түбәндәгеләрне тапшырырга тиеш: компенсациягә гаризаны, министрлыкның җибәрү күчермәсен, түләү турындагы квитанция һәм касса чекларын; республика чигеннән тышта урнашкан дәвалау учреждениесеннән алынган авыру тарихыннан язу (язуда түләнгән дару препаратлары, медицина ярдәмен күрсәтү җиһазлары исемлеге күрсәтелергә тиеш), (справкалар) нөсхәсен. Дарулар һәм медицина ярдәмен күрсәтү җиһазлары бәясе бары тик аларны гражданның стационар дәвалану вакытына алган очракта гына компенсацияләнә. Гражданнарның һәм озата баручы затларының тукланган һәм яшәү өчен тоткан акчалары компенсацияләнми. Гражданның дәвалану урынына бару һәм кире кайту юлына билет бәясен компенсацияләүнең билгеле бер тәртибе бар.
Медицина хезмәтләре өчен исәпләнгән чараларны куллануны тикшерү республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Бухгалтер хисаплылыгы идарәсе тарафыннан тәэмин ителә. 
2009 елның 4 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 598 номеры белән теркәлде.
 
«Гарант» компаниясе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International