«Караучысызлыкны һәм балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны профилактикалау системасы нигезләре турында» Законга үзгәрешләр кертелде

2009 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе
Россия Президенты “Караучысызлыкны һәм балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны профилактикалау системасы нигезләре турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” федераль законга кул куйды.
 Закон хокукый җитешсезлекләрне юк итүгә юнәлдерелгән. Ул “Ирекле рәвештә гаиләләреннән, балалар йортларыннан, мәктәп-интернатлардан, махсус уку-тәрбия бирү һәм башка балалар учреждениеләреннән китүче балигъ булмаганнарны илтү белән бәйле эшчәнлекне гамәлгә ашыру һәм финанслау турында Нигезләмәне раслау турында” 2000 елның 26 октябрендәге 822 номерлы РФ Хөкүмәте Карарының үз көчен югалтуын тану белән бәйле рәвештә барлыкка килде.  
Кул куелган закон нигезендә Россия Федерациясенең барлык субъектлары өчен бертөрле һәм мәҗбүри, РФ субъектлары арасында, шулай ук Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлегендә катнашучылар дәүләтләр территориясе чикләрендә bрекле рәвештә гаиләләреннән, балалар йортларыннан, мәктәп-интернатлардан, махсус уку-тәрбия бирү һәм башка балалар учреждениеләреннән китүче балигъ булмаганнарны илтүнең бертөрле һәм мәҗбүри тәртибе билгеләнә.
Шулай ук әлеге өлкәдә «РФ Хөкүмәте вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны камилләштерү белән бәйле рәвештә аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2008 елның 23 июлендәге 160-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен исәпкә алып, төрле дәрәҗәдәге дәүләт органнары вәкаләтләре билгеләнде.
 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International