ТР Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасының законнар Җыентыгын әзерләү буенча киңәшмә

2009 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Татарстан Республикасының законнар Җыентыгын әзерләү һәм бастыруны оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә катнаштылар: ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук саклау комитеты рәисе Ш.Ш.Яһүдин, ТР Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесе А.А.Ощепков, ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсенең баш киңәшчесе Д.А.Рослов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының административ хокук һәм законнарны системалаштыру секторы мөдире  Ю.Н.Олонова, ТР Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ә.Р.Кәримова.
Билгеле булганча, законнар Җыентыгын әзерләү һәм бастыру эшен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы гамәлгә ашыра.
Киңәшмәдә катнашучылар «Мәскәү шәһәренең гамәлдәге законнар Җыентыгы турында» 18.07.2008 елдагы 1633-ХБ номерлы Мәскәү Хакимияте боерыгы турында фикер алыштылар. Киңәшмә барышында Татарстан Республикасының гамәлдәге законнарын һәм норматив хокукый актларын җыю схемасы проектын эшләү турында карар кабул ителде. 
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International