Кискен шартларда социаль мөһим товарларга бәяләрне дәүләт җайга салуын кертәчәкләр

2009 елның 16 октябре, җомга
Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызлов парламент журналистларын сәүдә турында закон проектын 2 укылышка әзерләү барышы белән таныштырды:
"«Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләт җайга салуы нигезләре турында» закон проекты сәүдәне җайга салуның яңа механизмын барлыкка китерүне, гадел көндәшлек үсешенә һәм  товарларга адекват, икътисадый яктан нигезләнгән бәяләр куюга ярдәм итүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Аны кабул итү Дәүләт Думасының көзге сессия вакытында законнар чыгару эшенең өстенлекле якларыннан берсе булып тора. Закон проектына 250 төзәтмә керде. Хәзер аның өстендә Икътисадый сәясәт һәм эшмәкәрлек комитеты эшли, профильле министрлык һәм ведомство вәкилләре, базарда катнашучылар белән консультацияләр дәвам итә.
Шулай ук, минем тарафтан законны әзерләү комитетының эшче төркеме җитәкчесе Андрей Голушко белән берлектә төзәтмәләр тәкъдим ителде. РФ Хөкүмәтенә 90 көннән дә артык булмаган вакыт эчендә продукциянең аерым төрләренә иң чик рөхсәт ителгән ваклап сату бәясен билгеләү хокукын бирү тәкъдим ителә. Безнең тәкъдимнәр нигезендә, әлеге чара бары тик соңгы 30 көн эчендә Федерациянең теге яки бу субъекты территориясендә күрсәтелгән товарларга ваклап сату бәясе 50 яки аннан да күбрәк процентка арткан очракта гына гамәлдә булачак.
2006 елның августында Камчатка өлкәсендә җитештерүчеләрнең намуссыз тотышлары һәм  бәя килешүе аркасында ипигә бәянең кискен артуын искә төшерергә кирәк. Әлеге хәлгә прокуратура органнары, Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте һәм Монополиягә каршы Федераль хезмәт катнашты. Ә җирле хакимияткә проблеманы хәл итүнең охшаш катнашудан тыш башка юллары юклыгын танырга туры килде.
Минем уйлавымча, бөтендөнья икътисадый кризис вакытында охшаш хәлләргә принципиаль мөһим рәвештә юл куймаска кирәк. Безнең тәкъдимнәр рәнҗетелгән граждан төркемнәре мәнфәгатьләрен яклау, алар хисабына яшәргә тырышучы социаль яктан җаваплылыклары булмаган җитештерүчеләр һәм сатучылардан яклауга чакырылган".
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International