Бурычлыдан эзләтелүче башкарма җыемның иң түбән чик күләме үзгәрү турында

2009 елның 19 октябре, дүшәмбе
2009 елның 10 октябрендә ««Башкарма производство турында» Федераль законның 112 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2009 елның 27 сентябрендәге 225-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде. Аның нигезендә эзләтелүче башкарма җыемның иң түбән чиге билгеләнгән. Законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, агымдагы елның 11 октябреннән башкарма җыемның иң түбән чик күләме бурычлы гражданнан - 500 сум, ә бурычлы оешмадан - 5 000 сум тәшкил итә.
Мисалга, 100 сум күләмендәге административ штраф бурычлы тарафыннан вакытында түләнмәсә, башкарма җыемның күләме 7 сум түгел, ә 500 сум тәшкил итәчәк. Башка сүзләр белән әйткәндә, хәзер 100 сум штрафтан тыш тагын өстәмә башкарма җыемның 500 сумын түләргә кирәк булачак.
Ләкин закон кире көчкә ия түгел. Россиянең ФСПХ Матбугат хезмәте аңлатуынча, ул әлеге төзәтмәләр үз көченә кергәннән соң (ягъни 2009 елның 10 октябреннән соң) ирекле башкару вакыты чыккан очракларга гына таратыла.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International