Гражданнарның бакчачылык, яшелчә бакчачылыгы һәм дача коммерцияле булмаган берләшмәләренә дәүләт ярдәме турында

2009 елның 19 октябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 01.07.2009 елдагы 815-р номерлы боерыгы нигезендә гражданнарның бакчачылык, яшелчә бакчачылыгы һәм дача коммерцияле булмаган берләшмәләренә дәүләт ярдәме чараларын эшләү һәм гамәлгә ашыру максатларында эшче төркем барлыкка китерелде.
Эшче төркем эшчәнлеге юнәлешләренең берсе булып гражданнарның бакчачылык, яшелчә бакчачылыгы һәм дача коммерцияле булмаган берләшмәләре турында федераль законнарны камилләштерү тәкъдимнәрен әзерләү тора. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына әзерләү өчен тапшырылган мондый тәкъдимнәр тиешле федераль закон проекты рәвешендә рәсмиләштерелергә тиеш. 
«Гражданнарның бакчачылык, яшелчә бакчачылыгы һәм дача коммерцияле булмаган берләшмәләре турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проекты концепциясе (алга таба - Проект) Министрлык тарафыннан күп кенә факторларны исәпкә алып эшләнде. Төзәтмәләр кертелергә тиешле гамәлдәге Федераль законның нигезләмәләрен ачыклау максатларында, күрсәтелгән Федераль законның федераль законнарның башка актларына тәңгәллеге анализланды, суд практикасы өйрәнелде.
Бүгенге көндә Федераль законда РФ Конституция Судының 14.04.2008 елдагы 7-П номерлы карары булуын исәпкә алырга кирәк, Федераль законның җирле пунктларның җирләренә кагылучы бакчадагы җир кишәрлегендә урнашкан даими яшәү өчен яраклы торак төзелешендә яшәү урыннары буенча теркәлүгә гражданнарның хокукларын чикләүче өлешендәге 1 статьясының икенче абзацы РФ Конституциясенә туры килми дип танылды.
Федераль законның аерым нигезләмәләре шәһәр төзелеше законнары нормалары белән килештерүне таләп итә.
Казан шәһәре Бакчачылары һәм дачникларының шәһәр ассоциациясе тарафыннан әзерләнгән тәкъдимнәр Проектны эшләү өчен мөһим булып тора. Әлеге тәкъдимнәрнең анализы гражданнарның бакчачылык, яшелчә бакчачылыгы һәм дача коммерцияле булмаган берләшмәләре идарәсе органнарының компетенциясен һәм җаваплылыгын җайга салучы закон нигезләмәләрен ачыкларга һәм Федераль законга тиешле төзәтмәләрне кертергә мөмкинлек бирде. 
Хәзерге вакытка Проектны әзерләү тәмамланды, проект тексты нигезләнгән материаллар белән килештерү өчен эшче төркем әгъзаларына, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр комитетына җибәрелде. 
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International