Торакны хосусыйлаштыру өчен вакыт аз калды

2009 елның 20 октябре, сишәмбе
Дәүләт Думасының Граждан, җинаять, арбитраж һәм процессуаль законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников "Торакны хосусыйлаштыру тәмамлангач гражданнар хокукын тәэмин итү” темасына түгәрәк өстәлдә торакны түләүсез хосусыйлаштыру вакыты 2010 елның 1 мартында тәмамланачагын аңлатты”,- дип хәбәр итә "Бердәм Россия" фракциясенең Матбугат үзәге.
“Шуның кадәр масштаблы һәм дәвамлы түләүсез хосусыйлаштыруның дөньяда башка тиңдәшләре юк”,- диде Крашенинников. «Хәзерге вакытта гражданнар тарафыннан 80% артык торак бина хосусыйлаштырылган. Ләкин социаль торакны яллаучылар арасында бүгенге көнгә кадәр торакларын үз милекләренә рәсмиләштерергә өлгермәүчеләр бар. Бигрәк тә зур шәһәрләрдә авыр хәлдә калучылар күп булды», - дип хәбәр итте ул.
Безнең гражданнарның үз вакытында ашыкмаулары һәм җирле хакимиятнең хосусыйлаштыру вакыты ахырында авырлыкларга әзер булмавы хосусыйлаштыруны тагын биш елга озайту өчен сәбәп булды. «Ләкин башка озайту булмаячак. Югыйсә без аз милекле гражданнарга бирелә торган социаль торак фондын формалаштыра алмаячакбыз», - диде Крашенинников.
Ул үз милкен хосусыйлаштырырга теләүчеләр өчен вакытның аз калуын искә төшерде. «Хосусыйлаштыру турында гаризаны киләсе елның 1 мартына кадәр биреп өлгерергә кирәк», - дип билгеләде Крашенинников.
Хакимият органнары гаризаны әлеге датага кадәр бирүче гражданнарга торакларын бушлай хосусыйлаштыру хокукын бирергә тиешләр. «Ә муниципаль һәм теркәүче органнар исә кирәкле документларны төрле күләмдә кабул итәргә тиешләр. Моның өчен кабул итү пунктларын арттырырга һәм эш сәгатьләрен озайтырга кирәк. Мондый карарлар кабул ителде һәм күп кенә төбәкләрдә гамәлгә ашырыла башлады. Гариза 28 февральдә бирелгән очракта да бер айлык вакыт эчендә каралырга тиеш һәм уңай карар кабул ителгәннән соң законда билгеләнгән тәртиптә теркәлергә тиеш», - дип йомгак ясады Крашенинников.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International