Административ комиссияләрнең Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәтенең территориаль бүлекчәләре белән үзара хезмәттәшлеге турында киңәшмә

2009 елның 21 октябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә киңәшмә узды. Киңәшмәдә муниципаль район һәм шәһәр округларының административ комиссияләренең  Татарстан Республикасы буенча ФСПХ территориаль бүлекчәләре белән үзара хезмәттәшлеген оештыру мәсьәләләре хәл иттелде.
Мәсьәләне хәл итүдә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты,  Татарстан Республикасы буенча ФСПХ, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, ТР Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты вәкилләре, Казан шәһәренең, Лаеш һәм Питрәч муниципаль районнарының административ комиссияләре рәисләре һәм җаваплы сәркатипләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар Россия Федерациясенең  Административ хокук бозулар турында кодексын һәм «Башкарма производство турында» Федераль Законны гамәлгә ашырганда башкаручы суд приставлары  белән административ комиссияләр эшендә барлыкка килүче мәсьәләләр турында сөйләштеләр.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча административ  комиссияләрнең  ФСПХ бүлекчәләре белән нәтиҗәле үзара бәйләнеше буенча килешенгән ысулларны эшләү өчен алга таба хезмәттәшлек итү кирәк дигән уртак фикергә килделәр. 
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International