Россиянең Юристлар ассоциациясенең Татарстандагы бүлеге Ассоциациянең иң яхшы бүлекләре өчлегенә керде

2009 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе
2009 елның 16 октябрендә Мәскәүдә Россиянең Юристлар ассоциациясе Аппараты  һәм Ассоциациянең төбәк бүлекләре аппараты җитәкчеләренең бердәм киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә  48 бүлек вәкиле, шул исәптән Ассоциациянең Татарстандагы бүлеге Аппараты җитәкчесе  В.Б.Паймухин катнашты.
Катнашучылар каршында Ассоциация Идарәсе Рәисе И.Е Манылов исәнләшү сүзе белән чыгыш ясады. Аның чыгышында билгеләнгәнчә,  Ассоциациянең бурычы булып гражданнарда закон нормаларыннан көчлерәк булырга тиеш хокукый традицияләр формалаштыру тора. Идарә Рәисе ике төп проектны күрсәтте:  юридик белемнең иҗтимагый экспертизасы һәм "Ел юристы” премиясен оештыру. И.Е.Манылов Ассоциация алдында торучы башка берничә стратегик бурычны билгеләде. Аннары Ассоциация эшчәнлегенә зур өлеш керткән төбәк бүлекләре аппаратлары җитәкчеләрен бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында Ассоциациянең Татарстандагы бүлеге Аппараты җитәкчесе  В.Б.Паймухин да бар иде. Ассоциациянең Татарстандагы бүлеге Ассоциациянең иң яхшы бүлекләре өчлегенә керде.
Киңәшмәдә кайбер оештыру мәсьәләләре, аерым алганда, Ассоциациядә эш торышы турында, рәтләре үсешенең төп күрсәткечләре турында, яңа бүлекләрне теркәү турында, халык белән эшләү турында һәм башка мәсьәләләр хәл ителде.  
Халыкка мөмкин булган юридик ярдәм күрсәтүче иҗтимагый кабул итү эшчәнлегенең стандартлары һәм регламентлары турында Юридик стандартлар буенча комиссия Рәисе урынбасары Р.А Попович һәм юстиция аппараты киңәшчесе Д.И. Паньшин хәбәр итте. Доклад слайдлар күрсәтү белән алып барылды һәм җанлы фикер алышуга чакырды. Төбәк бүлекләре вәкилләре халыкны эшнең бай тәҗрибәсе белән таныштырдылар.
Йомгаклау өлешендә киңәшмәдә катнашучылар Ассоциациянең эш аспектлары буенча фикер алыштылар һәм  Россиянең Юристлар ассоциациясенең үзәк аппараты вәкилләренә сораулар бирделәр.
  
ТР Юстиция министрлыгының матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International