Россиядә 5 федераль университет булачак

2009 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе
Президент "Төньяк-Көнбатыш, Идел Буе, Урал һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларында федераль университетларны барлыкка китерү турында" Указга кул куйды.
Әлеге югары уку йортлары 3 ай эчендә барлыкка китерелергә тиеш: Төньяк (Арктик) федераль университеты - Архангельск дәүләт техник  университеты җирлегендә, Идел Буе федераль университеты - В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты җирлегендә, Урал федераль университеты - Россиянең беренче Президенты Б.Н.Ельцин исемендәге УПИ Урал дәүләт техник университеты җирлегендә, Ерак Көнчыгыш федераль университеты - Ерак Көнчыгыш дәүләт университеты җирлегендә һәм Төньяк-Көнбатыш федераль университеты - М.К.Аммосов исемендәге Якутия дәүләт университеты җирлегендә.
 
РФ Президентының рәсми серверы материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International