Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Эксперт советы утырышы

2009 елның 23 октябре, җомга
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы утырышы узды. Утырышта ике федераль һәм өч республика законы проекты турында фикер алыштылар.
Фикер алышудан соң Эксперт советы әгъзалары түбәндәге нәтиҗәгә килделәр: Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Гражданнарның бакчачылык, яшелчә бакчачылыгы һәм дача коммерцияле булмаган берләшмәләре турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» һәм «2013 елда Казан шәһәрендә узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы оештыру һәм үткәрү һәм  Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон проектларын эшләп бетерүгә җибәрергә.
«Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы законының 8 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» һәм «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына сәламәтлек саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законнары (эшләүче – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы) шулай ук эшләп бетерүгә җибәрелде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Татарстан Республикасында музей һәм музей эше турында» Татарстан Республикасы законы проекты ТР Дәүләт Советының Хокук идарәсеннән кергән кисәтүләр нигезендә шулай ук эшләп бетерүгә җибәрелде.
«Комарлы уеннарны оештыру һәм үткәрүне дәүләт җайга салуы өлешендә Татарстан Республикасының аерым закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) үз көчен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы законы проекты (эшләүче - Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы) Эксперт советы әгъзалары тарафыннан хупланды һәм Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты әгъзалары каравына җибәрелде.  
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International