Суд приставлары бурычны түләүләрне кабул итү терминалы аша түләүне оештырачак

2009 елның 23 октябре, җомга
Башкарма документлар буенча бурычларны түләүләрне кабул итү пунктлары аша бурычлылар тарафыннан түләүне оештыру эшен 2008 елның икенче яртыеллыгыннан башлап ФСПХ алып барачак. Бүгенге көндә бурычларын банк терминаллары аша Смоленск, Мурманск, Волгоград, Ростов, Оренбург, Саратов, Свердловск, Төмән, Чиләбе өлкәләрендә, Мәскәүдә, Башкортостан республикасында, Ханты-Манси АО – Юграда яшәүчеләр түли алачак.
Бурычлы идентификациясе терминалда җыярга мөмкин булган башкарма җитештерү номеры, шулай ук аның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме буенча гамәлгә ашырылачак.
Бурычны түләүнең мондый ысулы бурычлылар өчен бик уңайлы, чөнки бурычны түләү өчен суд приставлары хезмәтенә барырга кирәк түгел. Башкарма җитештерү номеры бурычлы башкарма җитештерүне кузгату турындагы карарны алганнан соң билгеле булачак. Шуның белән бергә, бурычлы зат үзе булмаган очракта бурычны аның якын туганнары яки гаилә әгъзалары түли алачак.
Аннан тыш, түләүләрне кабул итү пунктлары әлеге юл белән түләүче гражданнар өчен һәркем ала алуны арттыру максатларында зур сәүдә үзәкләрендә, аэропортларда, тимер юл, авто заправка станцияләрендә урнаштырылачак.
“Хәзерге вакытта Россиянең ФСПХ башка территориаль органнары янында банклар белән үзара хезмәттәшлек йөзеннән башкарма җитештерү бурычларын түләү терминаллары аша түләү мәсьәләләре хәл ителде”,- дип хәбәр итә Россиянең ФСПХ Матбугат үзәге.  
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International