С. Миронов: "Җирле үзидарә иҗтимагый аңда хакимиятнең авторитет дәрәҗәсе булырга тиеш"

2009 елның 24 октябре, шимбә
21 октябрьдә "Муниципаль кадрлар. Җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары, җирле үзидарәнең сайлаулы затлары һәм муниципаль хезмәткәрләр престижын һәм статусын күтәрү буенча Россия Федерациясе Президентының Федераль Җыенга 2009 ел Юлламасы нигезләмәсен гамәлгә ашыру" темасына ФС Рәисе каршында Җирле үзидарә советы утырышы узды. 
Утырышны ачканда Федерация Советы Рәисе С. Миронов билгеләгәнчә, кадр потенциалы җирле хакимият каршында тора торган бурычларга туры килми.  
ФС спикеры билгеләгәнчә, башта иҗтимагый үзаңда хакимиятнең җирле дәрәҗәсенә мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. Җирле үзидарә органнарында коррупциячелекнең югары дәрәҗәдә булуына ышанмау, шикләнү – муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәр таләпләренә туры килмәүләре нәтиҗәсе.
Җирле үзидарә өчен кадрлар әзерләү, яшьләрне җәлеп итү, идарә механизмнарын камилләштерү якын киләчәккә өстенлекле бурычлар булырга тиеш.
“2011 елда үз көченә керәчәк Федерация Советын формалаштыруның яңа тәртибе турында закон әлеге хәлне яхшыртачак”,- дип ышана спикер. Халык сайлаган депутатлар (төбәк һәм җирле парламент депутатлары) гына Федерация Советы әгъзалары була ала.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International