Түбән Камада гражданнарны күчмә кабул итү

2009 елның 26 октябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты җитәкчесе М.Х.Вафин Түбән Кама шәһәрендә гражданнарны күчмә кабул итүне уздырды.
Министр урынбасарына приемга 7 кеше алдан язылды, 19 кеше кабул ителде. Химиклар шәһәре халкын торакны хосусыйлаштыру, коммерцияле компанияләрдән чаралар таптыру, акцияләрне сату, гражданлыкны алу өчен хөкем ителгәнлек вакыты узу турында, опекунлык һәм мирас итеп алу тәртибенә кагылучы мәсьәләләр борчыды.
ТКХ эшенә (өйгә ремонт ясау), пенсияләрне, хезмәт хакын, пособияләрне түләмәгән һәм суд карарларын үтәмәгән өчен шикаятьләр булды.   
Хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче гражданнарның күбесе социаль хәлләре буенча пенсионерлар.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләр җаваплар алдылар, урыннарда хокукый ярдәм күрсәтелде, кызыксына торган мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде.
Күчмә шәхси кабул итүләр – гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүнең яңа төре. ТР юстиция министры тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә Министрлык җитәкчелеге ай саен муниципаль районнар һәм шәһәр округлары халкы белән очрашулар үткәрә - бу хакимият органнары һәм халык арасында кире элемтәнең нәтиҗәле ысулы. 
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International