Бюджет учреждениеләр хезмәткәрләренең хезмәт хакын җайга салу турында

2009 елның 26 октябре, дүшәмбе
2009 елның 12 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты "Татарстан Республикасының бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакын җайга салуның аерым мәсьәләләре турында" 709 номерлы карарны кабул итте. Аның нигезендә Татарстан Республикасының бюджет учреждениеләренең хезмәт хаклары Бердәм тариф челтәре нигезендә гамәлгә ашырыла торган хезмәткәрләренә тарифлы разрядлар билгеләү өчен тариф-квалификация характеристикалары кулланыла. Алар нигезендә хезмәткәрләргә 2004 елның 31 декабре торышы буенча хезмәт хакы разрядлары билгеләнә иде.
Татарстан Республикасы Министрлыкларына һәм ведомстволарына норматив хокукый актларын әлеге карар белән тәңгәлләштерергә кушылды.
ТР бюджет учреждениеләрендә уку-укыту дәресләрен үткәрүгә җәлеп ителгән затларның хезмәт хакын сәгать исәбеннән түләү ставкалары күләме расланган.
 
«Гарант» компаниясе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International