Вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану эшләре буенча суд практикасы һәм вазыйфаи вәкаләтләрне арттыру турында Югары Суд

2009 елның 27 октябре, сишәмбе
Әлеге мәсьәләләр белән бәйле рәвештә РФ Югары Суды Пленумы  2009 елның 16 октябрендәге 19 номерлы  Карар нигезендә судлар игътибарын дәүләт хезмәте мәнфәгатьләренә каршы җинаять өчен җинаять җаваплылыгының гражданнарны коррупциядән һәм хезмәт буенча вазыйфаи затлар тарафыннан кылынган башка иҗтимагый куркыныч гамәлләрдән саклауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән булуына юнәлдерә.
Хакимият вәкилләре бурычларын башкаручылар исемлегенә закон чыгару, башкарма яки суд хакимияте органнары функцияләрен гамәлгә ашыру хокуклары һәм бурычлары бирелгән затларны, шулай ук, РФ ҖК 318 статьясына кертелгән искәрмәләр эчтәлегеннән чыгып, хокук саклау һәм контрольдә тотучы органнарның законнарда билгеләнгән тәртиптә аларга буйсынмаган затларга карата идарә итү вәкаләтләре бирелгән, яисә гражданнар, оешмалар, учреждениеләр тарафыннан башкарылу өчен мәҗбүри карарлар кабул итү хокукы  бирелгән башка затларны кертергә кирәк. 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International