Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты утырышында

2009 елның 27 октябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты утырышы узды. Утырыш видеоконференция рәвешендә узды. Видеоконференциягә республиканың барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округлары тоташтырылды.
«Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә гражданнарның катнашуы турында»  01.11.2005 елдагы 107-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру эшен оештыру, Татарстан Республикасында яшьләр хокук саклау хәрәкәтен үстерү мәгълүматы белән Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе башлыгы урынбасары Р.Ә.Галимбеков чыгыш ясады.  
Аннары Ведомствоара комитет әгъзалары «остазлар» институтын (авыр хәлдә калган һәр яшь кешегә шәһәрнең (авылның) авторитеты һәм иң хөрмәтле кешеләре арасыннан шәхси остазлар беркетеп) устерү турында мәсьәләне хәл иттеләр.  Сүз “Балигъ булмаганнарның иҗтимагый тәрбиячеләре турында” 21.01.2009 елдагы 7-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру турында барды. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан тапшырылды. Докладчы министр урынбасары А.Н.Березинский.
Утырышта бик мөһим, куркыныч зур булган һәм тереклекне тәэмин итүче объектларны, шул исәптән «Казан», «Бегишево» халыкара аэропортлары объектларын саклау турындагы мәсьәләләр каралды.
«Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы законының 8 статьясына һәм «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына сәламәтлек саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проектын Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Ә.Ә.Гыйльманов тәкъдим итте.
«Комарлы уеннарны оештыру һәм үткәрүне дәүләт җайга салуы өлешендә Татарстан Республикасының аерым закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) үз көчен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы законы проектын Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров тәкъдим итте.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International