РФ Хөкүмәте түләүле дәүләт хезмәтләренең тулы исемлеген әзерли

2009 елның 28 октябре, чәршәмбе
РФ Хөкүмәте халыкка акча түләп күрсәтелергә мөмкин булган дәүләт хезмәтләренең тулы исемлеген әзерли. “Бү турыда РФ премьер-министры Владимир Путин җирле үзидарәне үстерү буенча РФ Президенты каршындагы совет президиумы утырышы барышында хәбәр итте”,- диде ПРАЙМ-ТАСС.
"Без хәзер хөкүмәт дәрәҗәсендәге тиешле карарларны – халыкның түләүле хезмәтләренең тулы исемлеген әзерлибез. Калган хезмәтләр түләүсез булырга тиеш", - диде В.Путин.
Аның әйтүенчә, гражданнарга кирәкле белешмәләр һәм документларны алырга булышып акча эшләүче арадашчы структуралардан арынырга кирәк. "Гражданнарны үз акчаларын калдыру өчен көчләп кертүче оешмалар граждан һәм хакимият органы арасына басмасын өчен арадашчыларны куарга кирәк ", - диде В.Путин.
Ул хөкүмәт дәрәҗәсендәге тиешле карарларны тиз арада кабул итүне ниятли. В.Путин әйтүенчә, әлеге карарлар иң элек хакимиятнең федераль органнарына кагылачак һәм ул җирле үзидарә органнарыннан үз дәрәҗәсендәге тиңдәш карарларны әзерләүне сорады.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International