Ютазы муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итү

2009 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов ТР Ютазы муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итүне үткәрде. Хокукый ярдәм сорап, шул исәптән суд карарлары үтәлмәү мәсьәләләре буенча, социаль ипотека буенча консультация сорап министр урынбасарына 6 кеше мөрәҗәгать итте.
Аерым алганда, мәрәҗәгатьләр социаль ипотека буенча беренче тапкыр салынган акчаны кире кайтаруга кагылды. Г.И.Нерубайконы җылы су белән начар тәэмин итүгә, ТР Ютазы районы Советы тарафыннан расланган тарифларга кагылучы мәсьәләләр борчыды. Барлык мөрәҗәгать итүчеләр җаваплар алдылар, урыннарда хокукый ярдәм күрсәтелде, кызыксына торган мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде.
Хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче гражданнарның күбесе социаль хәлләре буенча пенсионерлар.
Кабул итү барышында Урыссу халкы  су, җылылык белән тәэмин итүче хуҗалык субъектлары эшенә зарланды. Район җитәкчесе белән берлектә әлеге мәсьәләләр буенча тиешле аңлатмалар бирелде.
Халыкны кабул итүдә Ютазы муниципаль районы башлыгы Ә.М.Сәхәпов катнашты.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International