Дәүләт Думасына биологик актив матдәләр рекламасын тыю турында закон проекты кертелде

2009 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе
Дәүләт Думасы депутаты Антон Беляков ("Гадел Россия") телевидение, радио һәм массакүләм мәгълүмат чараларында биологик актив матдәләр (БАМ)  рекламасын тыюны тәкъдим итә.
Парламентарий Дәүләт Думасына керткән "Реклама турында” Законга төзәтмәләр нигезендә биологик актив матдәләрне бары тик медицина һәм фармацевтик басмаларда һәм махсуслаштырылган күргәзмәләр һәм конференцияләрдә генә рекламаларга мөмкин булачак. Хәтта махсуслаштырылган басмаларда да рекламага чикләүләр кую тәкъдим ителә. Аерым алганда, ул "БАМ дәвалау үзлекләренә ия дигән тәэсир тудырмаска тиеш".
"Россиядә БДМ базары тиз темплар белән үсә. Шуның белән бергә, сатыла торган матдәләр бернинди тәнкыйтьне күтәрми", — диде депутат. Аның әйтүенчә, дарулар даруханәләргә эләккәнче сынаулар узалар, ә БДМ чыгару өчен бернинди охшаш процедуралар кирәк түгел һәм бу җитештерүчеләр өчен бик уңайлы. “Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, БДМ җитештерүче 87 предприятиенең 39ы санитар нормаларны сакламыйлар”,- диде ул. "Ләкин матдәләрнең куркыныч булуы сатучылар аларны дарулар буларак тәкъдим итүдә", - диде Беляков.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International