Яңа закон ятимнәрне чит илгә сәфәрләре вакытында яклаячак

2009 елның 30 октябре, җомга

Кичә хөкүмәт президиумы утырышында премьер-министр Владимир Путин чит илгә чыгучы ятим балаларның куркынычсызлыгы өчен төрле хәвеф-хәтәрләрне юк итүче закон проектын әзерләү турында хәбәр итте. 

Владимир Путин әйтүенчә, яңа закон россия ятимнәренең чит илгә ял итү яки дәвалану өчен чыгулары белән бәйле бер тапкыр гына булмаган бәхәсле хәлләрне булдырмаска ярдәм итәчәк.

"РГ" соравы буенча, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының  Тәрбия, өстәмә белем бирү һәм балаларны социаль яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты бүлеге җитәкчесе Алла Дзугаева әлеге документка аңлатма бирде: яңа закон нигезендә "Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе турында" ФЗ 20 статьясына ятим балаларның чит илгә ял итү һәм дәвалану өчен чыгулары тәртибенә кагылучы үзгәрешләр кертеләчәк.

Безнең ятимнәр озата баручылары белән башка илләргә чыккан вакытта озата баручылар аларны урнаштырылган гаиләләрдә калдырып кайту очраклары да булды. Ә балалар әлеге гаиләләрдә башта берничә айга, аннары берничә елга калырга да мөмкин иделәр.  

Шуның белән бергә хокукый яктан караганда алар үз балалар йорты администрациясенең рәсми карамагында дип саналганнар. 

Чит ил гражданнары россия балаларына ияләшкәннән соң аларны кире кайтарасылары да уллыка яки кызлыкка алырга да теләмиләр иде.

Бу яхшы нәтиҗәләргә китерми иде, ә киресенчә кызганыч тәмалана иде. Соңгы кызганыч хәл - Тверь өлкәсендәге коррекция балалар йортындагы балалар дәвалану өчен Мальтага җибәрелделәр. Сәяхәтне чит ил ягыннан балаларга бернинди мөнәсәбәте булмаган контора оештырган. Мальта гаиләләрендә тверь ятимнәре 6 ел яшәделәр. Аннары кызганыч хәл булды-безнең бер малай батып үлде.

Закон проекты билгеләгәнчә, безнең ятимнәрне чит илгә чыгаруны оештыру белән уставларына тиңдәш чаралар керә торган һәм лицензияләре булган чит ил структуралары гына шөгыльләнергә хокуклы. Мәсәлән, хәйрия фондлары.

Икенче гамәли мизгел: закон проекты күздә тотканча, хөкүмәт карары нигезендә опека органнарының әлеге балалар төркемен чит илгә чыгаруга рөхсәт кәгазьләрен бирү тәртибе һәм безнең балалрның чит ил дәүләтендә булуын контрольдә тотуны гамәлгә ашыру тәртибе билгеләнәчәк. Өч як (опека органнары, ятимнәр учреңдениесе администрациясе һәм сәяхәтне оешитыручы чит ил структурасы) төзәячәк килешү нинди булырга тиеш. Әлбәттә, әлеге килешү россия балаларын өйләренә вакытында исән-сау кайтару бурычларын ныгытачак.  

"Российская газета" –2009 елның 30 октябрендәге 5031 (207) номерлы Үзәк чыгарылыш

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International