РФ Хөкүмәте Президиумы Дәүләт хезмәтләренең бердәм интернет порталы эше барышын хәл итте. РФ Премьер-министры В.В.Путин хәбәр итүенчә, «Беренче этапта портал гражданнар һәм бизнеска көндәлек тормышта кирәк булган документларны рәсмиләштерү тәртибе турындагы максималь тулы мәгълүматны тәшкил итәчәк".
Аның аңлатуынча, аерым алганда, сүз паспортны, пенсияләрне, транспорт чараларын, милек хокукын теркәү турында шәхадәтнамәне һәм башка документларны рәсмиләштерү хакында бара. Бу әле беренче этап кына, аның артыннан башкалары булачак. Алар гражданнарга хезмәтләрнең тулы спектрын дәүләт тарафыннан күрсәтәчәкләр. "Министрлык һәм ведомство җитәкчеләреннән әлеге эшне үз кул асларына алуны сорыйм", - дип мөрәҗәгать итте Премьер министрларга карата.
2009 елның 5 октябрендәТР Премьер- министры Р.Н.Миңнеханов 1263-р номерлы боерыкка кул куйды. Аның нигезендә ТР министрлыклары һәм ведомстволарына, җирле үзидарә органнары һәм ТР буенча башкарма хакимиятнең федераль органнарындагы территориаль органнарга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр турында мәгълүматларны 2009 елның 1 ноябренә кадәр "Гражданнар һәм оешмаларга башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрен кулланып мәгълүмат-белешмә ярдәмен күрсәтүнең бердәм системасы турында" 15.06.2009 елдагы 478 номерлы РФ Хөкүмәте карары нигезендә, барлык хезмәт күрсәтү урыннарын, шул исәптән карамактагы учреждениеләр һәм автоном коммерцияле булмаган оешмаларны исәпкә алып, "Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы" мәгълүмат системасына кертү кушылды.
Югарыда күрсәтелгән боерыкны үтәү йөзеннән ТР дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында, ТР буенча башкарма хакимиятнең федераль органнарындагы территориаль органнарда, шулай ук җирле үзидарә органнарында дәүләт хезмәтләре турында мәгълүматларны "ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы" мәгълүмат системасына кертү һәм актуальләштерү өчен җаваплы затлар билгеләнде .
Агымдагы елның октябрендә белгечләр өчен укыту семинарлары үткәрелде.
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге