Президент һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең балаларын социаль яклауны көчәйтү турында Указга кул куйды

2009 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Россия Президенты «Хәрби хезмәт бурычларын (хезмәт бурычларын) башкарганда һәлак булган (үлгән), хәбәрсез югалган хәрби хезмәткәрләр һәм башкарма хакимиятнең кайбер федераль органнары хезмәткәрләренең балаларын социаль яклауны көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында» Указга кул куйды.

Указ нигезендә, 2009 елның 1 ноябреннән алып хәрби хезмәткәрләрнең, шулай ук Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары, Граждан оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр  һәм бәла-каза нәтиҗәләрен юк итү буенча РФ дәүләт янгынга каршы хезмәте министрлыгы,  җинаять-башкару системасы учреждениеләре һәм органнары, наркотик һәм психотроп матдәләрнең әйләнешен контрольдә тоту органнары хезмәткәрләренең, хезмәтләрен салым полициясенең федераль органнарында үткән, хәрби хезмәт бурычларын (хезмәт бурычларын) башкарганда һәлак булган (үлгән), хәбәрсез югалган затларның балаларына 1500 күләмендәге айлык пособие билгеләнәчәк, (18 яшь тулганчы инвалид булганнарга (ничә яшь булуына карамастан)), ә белем бирү учреждениеләрендә көндезге формада  укучы балаларга  пособие уку беткәнче, ләкин 23 яшь тулганчы гына түләнәчәк.

Бу пособие ай саен түләнәчәк һәм хәрби хезмәткәрләрнең һәм хезмәтләрен хокук саклау органнарында үтүче затларның акчалата тәэмин итү һәм хезмәт хаклары индексациясе белән бәйле индексацияләнәчәк.

РФ Хөкүмәтенә тиешле федераль закон проектын әзерләү һәм Дәүләт Думасына кертү тапшырылды .

Указ аңа кул куелган көннән алып үз көченә керә.

LEGIS.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International