Россия автоиминиятчеләре союзы 1 ноябрьдән алып автомобиль хуҗалары өчен АГҖМИ чикләүләрен бетерәчәк

2009 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Россия автоиминиятчеләре союзы 1 ноябрьдән алып АГҖМИ чикләүләрен бетерәчәк. “Чыгымнарны турыдан-туры кире кайтаруның яңа системасын тикшереп карадык һәм аның яхшы икәненә инандык”,- диделәр иминиятчеләр. 
АГҖМИ турында закон төзәтмәләре нигезендә, элек әлеге система автоиминиятне агымдагы елның 1 мартында сатып алучы гражданнар өчен генә иде, ә хәзер норма барлык АГҖМИ полисларына да таралачак.

Чыгымнарны турыдан-туры кайтаруның яңа системасы юл хәрәкәте вакытында зыян күргән автомобиль йөртүчеләргә чыгымнарны кире кайтару өчен гаепленең иминият компаниясенә түгел, АГҖМИ килешүләре төзелгән иминият компанияләренә мөрәҗәгать итү хокукын бирәчәк.     

Юл хәрәкәтен рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән процедурасы – юл хәрәкәтендә ике машина зыян күргән, зыян бары тик мөлкәткә генә китерелгән, юл хәрәкәтендә катнашучыларның икесендә  дә АГҖМИ полисы булган һәм фикер каршылыклары булмаган очракта ДАИ юл хәрәкәте урынына чыкмыйча  - хәзер барлык АГҖМИ полисларына да тарала.

Legis.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International