"Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында" федераль закон проекты РФ Хөкүмтенә Россиянең Юстиция министрлыгы тарафыннан кертелде.
Закон проекты нигезендә законнар базасыннан Хезмәт турында законнар кодексына булган сылтамаларны юк итү, хокукый нормалар терминологиясен һәм эчтәлеген РФ Хезмәт кодексына тәңгәлләштерү күздә тотыла, чөнки Россия Федерациясенең кайбер гамәлдәге закон актларында 2002 елның 1 февраленнән үз көчен югалткан РФ Хезмәт турында законнар кодексына сылтамалар бар.
Моның өчен закон проекты белән "Банклар һәм банк эшчәнлеге турында" ФЗ; "Мәгариф турында" РФ Законына; "Россия Федерациясе гражданнарының җирле үзидарә органнарына сайлану һәм сайлау конституция хокукларын тәэмин итү турында" Федераль законга теркәлгән Вакытлы нигезләмәгә; «Гражданнарның бакчачылык, яшелчә бакчачылыгы һәм дача коммерцияле булмаган берләшмәләре турында» Федераль законга тиешле үзгәрешләр кертеләчәк.
LEGIS.ru