Дәүләт Думасы махсус җиһазлар - фото- һәм видеокамералар ярдәмендә фиксажланган бозуларны тикшерү тәртибен ачыклаучы закон проектын беренче укылышта караячак.
Документның максаты - практикада автоматик контроль җиһазларны кулланганда барлыкка килүче каршылыкларны юк итү. Машина чит зат кулланышында булган очракта машина хуҗасы җаваплылыктан азат ителергә мөмкин.
Шулай ук, әлеге очракта административ эш материаллар тапшырылган органның урнашу урыны буенча каралачак. Юл йөрү кагыйдәләрен бозу эше буенча карарны электрон документ рәвешендә чыгару мөмкинлеге кертелә.
Моннан тыш, гаепле кеше аңа җибәрелгән карарны алудан баш тарткан яисә прописка буенча яшәмәгән очракта карар хат карарны кабул иткән судьяга, органга яки вазыйфаи затка кире кайткан көннән соң үз көченә керәчәк.
Шулай ук Дәүләт Думасы беренче укылышта яңа чит ил паспортын рәсмиләштергән вакытта элеккесен тапшырмау рөхсәтен бирүче закон проектын караячак.
Хәзерге вакытта иске чит ил паспорты яңасы рәмиләштерелгән вакытта алынырга тиеш. Закон проекты нигезендә гамәлдә булу вакытлары узган элек бирелгән чит ил паспортларын тартып алмыйча, Россиягә керү һәм чыгу өчен яңа чит ил паспортларын рәсмиләштерү мөмкинлеге күздә тотыла.
РИА Новости