Дәүләт Думасы шәхси эшмәкәрләрне транспорт салымыннан азат итәргә ниятли

2009 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

“Сишәмбе көнне утырышта Дәүләт Думасының беренче укылышта  РФ Салым кодексының икенче өлешендәге 358 статьяга керткән төзәтмәләре шәхси эшмәкәрләрнең пассажир һәм йөк ташучы су һәм һава судноларын транспорт салымыннан азат итәчәк”,- дип хәбәр итә РИА "Новости".
Хәзерге вакытта Салым кодексы түбәндәгечә кулланыла: салым преференцияләрен шәхси эшмәкәрләр түгел, ә юридик затлар гына ала дип билгеләнә закон проектына аңлатмада. Юридик затның кайбер транспорт чаралары салым түләү объектлары булып саналмыйлар, ләкин шәхси эшмәкәрнең охшаш транспорт чаралары шундыйлардан исәпләнә. 

Legis.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International