Дәүләт Думасы беренче укылышта РФ хөкүмәте тарафыннан кертелгән «Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» РФ Законына үзгәрешләр кертү турында» закон проектын кабул итте.
Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Н.В.Герасимова әйтүенчә, шәхси эшмәкәрләрдә эшләүче гражданнар хокукын оешмалардан чыгарылган гражданнар хокукы белән тигезли. Элек шәхси эшмәкәрләрдә эшләүче гражданнар һәм эшләрен югалткан гражданнар эшсезлек буенча аена 850 сумлык пособие алган булсалар, хәзер исә кабул ителгән үзгәрешләр нигезендә элеккеге эш урыннары буенча уртача хезмәт хакыннан чыгып 850 сумнан алып 4900 сумга кадәр алачаклар. Алар һөнәри әзерлек, яңадан укыган, квалификацияне күтәргән, шулай ук пенсиягә вакытыннан алдан (2 ел алдан) чыккан вакытта уртача хезмәт хакыннан 75 % күләмендә стипендия алырга хокуклары булачак.
Әлеге законны кабул итү 39,4 мең кешене якларга ярдәм итәчәк.
Legis.ru