РФ Федераль суд приставлары хезмәте бурычлы заттан бурычны абонент счётына килүче акчалары белән түләтүне оештыра

2009 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Башкарма документның таләпләрен мәҗбүри рәвештә үтәтүгә юнәлдерелгән төп чараларның берсе булып бурычны бурычлы затның мөлкәтен сатып түләтү тора. Шуның белән бергә, башкаручы суд приставлары тәҗрибәсендә бурычны түләтү өчен сатырлык мөлкәте булмаган бурычлылар да очрый.  Бу очракта "Башкарма җитештерү турында" 02.10.2007 елдагы 229-ФЗ номерлы Федераль законның 77 статьясы нигезендә өченче затта булган мөлкәтне сатып түләтү мөмкинлеге бар.  

Шуның белән бәйле рәвештә, ФСПХ игътибарны Диңгез буе өлкәсе буенча ФСПХ Идарәсе тәҗрибәсенә юнәлдерә. Шулай итеп, башкаручы суд приставлары башкарма гамәлләр үтәгән вакытта 1 мең сум эзләтү турында башкарма җитештерү буенча бурычлы затныкы булырга тиешле мөлкәт табылмады, шуңа карамастан кәрәзле челтәр компаниясендә бурычлы исеменә абонент номеры теркәлгән дип билгеләнде. Шуның белән бәйле рәвештә, башкаручы суд приставы бурычны бурычлының абонент номерына килүче акчалары белән түләтү турында гариза белән судка мөрәҗәгать итте.

Гариза суд тарафыннан акчалар кәрәзле челтәр компаниясенә аванс рәвешендә абонентлар тарафыннан кертелеп әлеге фирмага зыян китермәү белән бәйле рәвештә расланды.

Күрсәтелгән гамәлләр нәтиҗәсендә, башкарма гамәлләр кылу буенча бурыч суммасы, башкарма акча һәм чыгымнар тулы күләмдә түләнде.

Суд күрсәтелгән гамәлләрнең законлы булуын раслады.

Legis.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International