Дәүләт Думасы торак алуга мохтаҗ Бөек Ватан Сугышы ветераннарын учетка бастыру вакытын озайту турында закон проектын караячак

2009 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Дәүләт Думасы тиз арада торак алуга мохтаҗ БВС ветераннарын учетка бастыру вакытын озайта торган закон проектын кабул итәчәк. Бу турыда әңгәмәдә Ветераннар эшләре буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе Николай Ковалев (Бердәм Россия), Төзелеш һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты башлыгы Мартин Шаккум тарафыннан кертелгән закон чыгару инициативасына аңлатма биреп, “ИТАР-ТАСС”ка хәбәр итте.

Хәзерге вакытта 2010 елның 1 маена кадәр торак белән тәэмин итү хокукы  торакларын яхшыртуга мохтаҗ,  2005 елның 1 мартына кадәр учетка баскан ветераннарга бирелә. Шуның белән бергә, күпчелек инвалидлар, БВС ветераннары, шулай ук вафат булган (үлгән) инвалидлар һәм сугыш ветераннарының гаилә әгъзалары учетка күрсәтелгән датадан соң бастылар. Шаккум учетка басу вакытын 2010 елның 9 маена кадәр озайтуны тәкъдим итте.

Документта БВС ветераннары өчен өстәмә социаль ярдәм чарасы буларак ветеран теләге буенча торак белән тәэмин итү урынына бер тапкыр бирелә торган акчалата компенсация алу мөмкинлеге карала.

Профильле комитет башлыгы аңлатканча, ветераннарны чиратка язма гариза буенча бастырачаклар. "Аннары 1 кв. метр торак бәясеннән чыгып төбәкләргә федераль бюджеттан акча җибәреләчәк, - дип дәвам итте ул. - Әлеге акчага торак алыначак”. "Кайбер төбәкләрдә төзелеш булмау сәбәпле торак сатып алу мөмкинлеге юк дип аңлаттылар, - дип ачыклады парламентарий. – РФ мондый субъектларына компенсацияләр схемасы тәкъдим ителә, ягъни ветеран теләге буенча аңа акчалата  компенсация бирелә".

Ковалев вәгъдә биргәнчә, түбән палата " закон проектын вакыт аз калу сәбәпле кыска вакыт эчендә караячак". Хәзерге вакытта депутатлар РФ Хөкүмәтенең закон проектына булган нәтиҗәләрен көтәләр.

Legis.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International