Дума Советы Калининград өлкә Думасы тарафыннан әзерләнгән һәм Дәүләт Думасына кертелгән "РФ Җинаять кодексының 315 статьясына үзгәрешләр кертү турында" федераль закон проектын карауга кабул итте.
Закон проекты нигезендә РФ Җинаять кодексының 315 статьясында каралган гамәлләрне кылган өчен җинаять җаваплылыгының субъектлары төркемен киңәйтү күздә тотыла.
Закон проекты белән тәкъдим ителгән төзәтмәләр нигезендә граждан-хокук мөнәсәбәтләреннән барлыкка килүче суд карарларын үтәмәгән затларга карата җинаять җаваплылыгы кузгатылырга мөмкин.
РФ Җинаять кодексының 315 статьясының авторлар тарафыннан тәкъдим ителгән яңа редакциясе:
315 статья. Суд хөкемен, суд карарын һәм башка суд актларын үтәмәү
Үз көченә кергән суд хөкеме, суд карары яки башка суд актларын хакимият вәкилләре, дәүләт хезмәткәрләре, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, шулай ук дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, коммерцияле һәм башка оешмалар хезмәткәрләре, гражданнар үтәмәгән, ә аларның үтәлешенә каршы килгән өчен 200 мең сум күләмендә яки хезмәт хаклары күләмендә яки хөкем ителгән кешенең 18 айга кадәр кергән башка кереме күләмендә штраф түләтү, яисә 5 ел вакыт эчендә билгеле бер вазыйфаны биләп тору яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү, яисә 180 сәгатьтән алып 240 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр эшләтү, яисә 3 айдан алып 6 айга кадәр арест, яисә 2 елга иректән мәхрүм итү күздә тотыла.
Закон проектының беренче укылышы 2010 елның гыйнварында узачак.
LEGIS.ru