«Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» ТР Законы нигезендә дәүләт хезмәткәрләре һөнәри әзерлек үтәләр, квалификацияләрен күтәрәләр, дәүләт хезмәткәре стажировкасын үтәләр.
Югарыда әйтелгән Законны үтәү йөзеннән 9 ноябрьдә «Дәүләт һәм муниципаль идарә» программасы буенча ТР Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләренең квалификациясен күтәрү курсларында дәресләр башланды. Атна буе республиканың төрле шәһәрләре һәм районнарыннан җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлегенең 16 белгечен ТР юстиция министры һәм ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр академиясе ректоры тарафыннан расланган программа буенча укытачаклар.
Дәресләр программасына Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне үтү, мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссияләр булдыру белән бәйле мәсьәләләр, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдә мәнфәгатьләр конфликтын хәл итү төрләре һәм ысуллары кертелде.
Дәресләр барышында курсларны тыңлаучылар ТР дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарәсенең башкарма органнарының үзара хезмәттәшлеге турында мәсьәләләр белән танышачаклар, җирле үзидарә органнарының җир законнары, җирле үзидарә өлкәсендә бюджетара мөнәсәбәтләрен җайга салу өлешендә бюджет законнары өлкәсендәге вәкаләтләре турында, шулай ук ҖҮО өлкәсендә салым салуның актуаль мәсьәләләре турында лекцияләр тыңлаячаклар. Департамент белгечләре өчен норматив хокукый актларны кабул итү, закон чыгару инициативасы хокукын җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашыру турындагы материалларны сөйләү өчен ТР Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсе җитәкчесе А.А.Ощепков чакырылды.
Занятиеләр расписаниесенә коррупция, җирлекләрнең җирле администрацияләре башлыклары һәм җирле үзидарәнең махсус вәкаләтле вазыйфаи затлары тарафыннан нотариус гамәлләрен кылу үзенчәлекләре, 2010 елда булачак сайлаулар һәм башкалар белән бәйле темалар кертелде.
Билгеле булганча, ТР муниципаль районнарының административ комиссияләренең җаваплы сәркатипләре вәкаләтләре штаттан тыш нигездә республиканың тиешле муниципаль районнарында җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтүне гамәлгә ашыручы ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләренә тапшырылды.
Шуның белән бәйле рәвештә, Казан шәһәре административ комиссиясе рәисе Г.Х.Гыйсмәтуллина курсларны тыңлаучыларга ТР муниципаль районнары һәи шәһәр округларында административ комисссияләр эшчәнлеге турында сөйләячәк.
Курслар 13 ноябрьгә кадәр барачак һәм кыска вакыт эчендә дәүләт граждан хезмәткәре квалификациясен күтәрү турында таныклыклар биреп йомгаклау аттестациясе белән тәмамланачак.
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге