Дмитрий Медведев "Россия Федерациясендә судьялар статусы турында" РФ Законының 13 һәм 14 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законга кул куйды.
Документ нигезендә судья кандидат буларак РФ территориясендә үткәрелә торган РФ Президентын, РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутатларын, РФ субъектларының дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнарына, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органына ,шулай ук муниципаль берәмлек башлыкларын яки сайлаулы вазыйфаи зат буларак сайлауларда катнашкан очракта судьялар вәкаләтләрен туктату процедурасы күздә тотыла.
Кул куелган закон нигезендә судья вәкаләтләрен туктату өчен нигез булып аны күрсәтелгән органнар составына яки тиешле сайлаулы вазыйфаи зат итеп сайлау тора.
Legis.ru