2009 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында «Татарстан Республикасында социаль сәясәт турында» Татарстан Республикасы Законы проектын эшләп бетерү өчен Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы нигезендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты рәисе карарын үтәү йөзеннән булдырылган эшче төркем утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты. Утырыш барышында «Татарстан Республикасында социаль сәясәт турында» Татарстан Республикасы Законы проектының бәхәсле нигезләмәләре хәл ителде һәм элек килеп чыккан каршылыклар юк ителде. Ирешкән килешүләрне исәпкә алып проектны эшләп бетерү һәм аны килештерү өчен Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрү, алга таба Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты каравына кертү турында карар кабул ителде. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов алып барды.
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге