Кайбер граждан мөрәҗәгатьләрен карап тикшеру срокларын кыскарту турында закон проекты Дәүләт Думасына кертелде

2009 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе
Конституция законнары һәм дәүләт төзелеше буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Ирина Яровая кайбер төр граждан мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү срокларын кыскартырга тәкъдим итә.
"Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе турында" законга тиешле үзгәрешләрне депутат чәршәмбе көнне Дәүләт Думасына кертте. Автор аңлатуынча, хәзерге вакытта мөрәҗәгатьләрне карап тикшерүнең гомуми срогы 30 көн.
"Закон проекты конкрет хәлләр буенча әлеге срокны 7 көнгә кадәр кыскартуга юнәлдерелгән. Бу иң чик срок икәнен билгелисем килә. Түрә хезмәт йөкләмәсен эш урынында үтәп түгел, ә эшләп үткәргән вакытта гражданнарның шикаятьләрен кыска вакыт эчендә дә карарга мөмкин", - дип хәбәр итте "Бердәм Россия" фракциясе матбугат үзәге Яровага. Аның сүзләре буенча, кайвакыт гражданнар бу яки теге мәсьәлә буенча кайсы инстанциягә мөрәҗәгать итәргә кирәк икәнен белеп бетермиләр. шуңа күрә мөрәҗәгатьләрне карап тикшерүнең гамәлдәге тәртибе нигезендә җиде көн эчендә бүтән адрес белән җибәрәләр.
"Мәрәҗәгатьне укып булмаган очракта, әлеге кәгазьне 30 көн сакларгамы?" – дип сорады депутат. Аның әйтүенчә, суд карары белән риза булмыйча шикаять бирелгәндә аны яңадан карап тикшерүгә югары торучы суд органыннан башка беркем дә йогынты ясый алмый. "Ләкин кайберләре мөрәҗәгатьләре белән милициягә, прокуратурага баралар. Монда да шулай ук кәгазьләр 30 көн буе тузан җыеп яталар", - диде Яровая.
Шуңа күрә, аның әйтүе буенча, граждан апелляция яки кассация шикаятен билгеләнгән вакыт (10 көн) эчендә бирергә өлгерми. "Әлеге очракларда шикаять бирү тәртибенә аңлатмалар белән җавап бирү срогы мөрәҗәгатьләрне ведомствосында булган башка органга җибәрү турындагы мәсьәләне хәл итү срогы (7 көн) белән бертигез булырга тиеш", - дип тәмамлады парламентарий.
Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International