Профильле комитет җаваплылыклары чикле оешмаларның уставлы документларын яңадан рәсмиләштерү срокларын күчеру турында закон проектын хуплады

2009 елның 13 ноябре, җомга
Кичә Милекчелек буенча Дәүләт Думасы комитетының чираттагы утырышы узды. Депутатлар Комитет әгъзалары һәм ДД депутаты К.А.Лукьянова тарафыннан кертелгән "РФ Граждан кодексының  беренче өлешенә һәм РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль законның 5 статьясына үзгәреш кертү хакында” федераль закон проектын карап тикшерделәр.
Закон проекты турында фикер алышу барышында депутатлар билгеләгәнчә, гамәлдәге закон чыгару нормасы нигезендә җаваплылыклары чикле оешмалар (ҖЧО) 2010 елның  1 гыйнварына кадәр үз уставларын 2008 елның 30 декабрендәге 312-ФЗ номерлы Федераль закон белән тәңгәлләштерергә тиешләр. Ләкин искә төшерелгән Федераль законны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе күрсәткәнчә, ҖЧО барысы да үз уставларына үзгәрешләрне 2010 елның 1 гыйнварына кадәр кертергә һәм тиешле рәвешчә теркәргә өлгермәячәкләр.
Закон проекты белән ҖЧО уставларын закон таләпләре белән тәңгәллеккә китерүнең конкрет датасын күрсәтү урынына уставка тиешле үзгәрешләр оешманың уставлы документларын беренче тапкыр үзгәрткәндә кертелергә тиешләр.
Депутатлар ҖЧО административ җаваплылыкка тарту мөмкинлеген юк итәргә һәм дәүләт теркәве органнарына кирәгеннән артык йөкләмә бирмәскә ярдәм итәчәк күрсәтелгән закон проектын кабул итүне хупладылар һәм Дәүләт Думасына закон проектын беренче укылышта һәм тулысынча кабул итәргә тәкъдим иттеләр.  
Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International