Россиянең суд системасын административ басымнан азат итәргә кирәк
2009 елның 14 ноябре, шимбә
Россиянең суд системасын административ басымнан азат итәргә кирәк, ә судьялар кабул иткән карарлары өчен үзләре җавап бирергә тиешләр. Бу турыда Иҗтимагый палатаның Хокук саклау органнары эшчәнлеген җәмәгать контролендә тоту комиссиясе рәисе Анатолий Кучерена әлеге проблематика буенча узган утырышта хәбәр итте.
«Бездә суд системасын үзгәртеп кору инде ничә ел дәвам итә. Суд системасы административ басымнан азат ителергә тиеш, ә судьялар кабул иткән карарлары өчен үзләре җавап бирергә тиешләр. Бу иң мөһиме», - диде Кучерена. “Тыңлаулар нәтиҗәсе буенча суд системасын үзгәртеп кору буенча махсус тәкъдимнәр эшләнәчәк”, - дип өстәде ул соңыннан.
«Тикшеренүләр күрсәткәнчә, безнең халыкның күпчелеге суд системасына ышанмый һәм бу бик кызганыч», - диде Лукьянова. Аның фикеренчә, иң мөһим проблема булып үз илебез судлары чыгарган аклау хөкемнәренең аз күләмдә булуы тора.
«Аклау хөкемнәренең саны бүгенге көндә сталин репрессияләре еллары белән чагыштырганда 10 тапкырга кимрәк. Югары суд статистикасы буенча, хөкемнәрнең 1% кимрәге аклый торган булып санала», - дип билгеләде Лукьянова.
Адвокат Генри Резник үз чиратында суд рәисләрен билгеләү механизмын үзгәртергә тәкъдим итте. “Судлар шартлы-вакытыннан алда иреккә чыгаруга бик еш каршы киләләр”,- дип зарланды Иҗтимагый палата әгъзасы, Федераль җәзалар үтәтү хезмәте каршындагы Иҗтимагый совет җитәкчесе Мария Каннабих.
Утырышта катнашкан Россия Президентының хокук мәсьәләләре буенча киңәшчесе Вениамин Яковлев суд системасының төп проблемаларының берсен атады - судьяларга кирәгеннән артык эш йөкләү. «Судьяларга кирәгеннән артык эш йөкләү аркасында судьяларның бәйсезлеге һәм суд эшләрен карап тикшерү сроклары белән бәйле төрле хәлләр барлыкка килә», - дип билгеләде Президент киңәшчесе.
Утырыш нәтиҗәләре буенча суд системасын үзгәртеп кору буенча тәкъдимнәр пакеты эшләнәчәк, башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнарына җибәреләчәк.