Икътисад үсеше министрлыгы хөкүмәткә бурычлыларны реабилитацияләү турында закон проектын кертте

2009 елның 18 ноябре, чәршәмбе
"РФ ИҮМ  хөкүмәткә "Бурычлы гражданга карата кулланыла торган реабилитация процедуралары турында" закон проектын кертте”, -  дип яза сишәмбе көнне "Коммерсант" газетасы.
Проект финанс яктан кыен хәлдә калучы гражданнарга бурычларны реструктуризацияләүнең ташламалы режимын тәкъдим итә. Ләкин гражданнарны алдан уйланган яки ялган бөлгенлек өчен 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү срогы белән җинаять җаваплылыгына тарту тәкъдим ителә. Экспертлар җинаять эшләре булмаячагына һәм гражданнар ташламалардан кыенлыкларсыз файдалана алачагына ышаналар.
 
РИА Новости
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International