Дәүләт Советы депутатларының һәм ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләренең Лениногорск шәһәрендә узган бердәм күчмә чарасы турында

2009 елның 20 ноябре, җомга
2009 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты хезмәткәрләре  Лениногорск шәһәрендә дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча Татарстан Республикасы Дәүләт советы Комитетының күчмә утырышында катнаштылар. Ул җирле мәгънәдәге мәсьәләләрне җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашыру темасына багышланган иде.
Күрсәтелгән чара кысаларында Департамент хезмәткәрләре районның Аланлык, Түбән Чыршылы, Куакбаш авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары эшчәнлекләре белән таныштылар. Күрсәтелгән җирлекләрнең башлыклары аларга көн саен очрашырга туры килә торган проблемалар турында сөйләделәр. Лениногорск районында территориаль иҗтимагый үзидарә (ТИҮ) советларыннан берсенең эшчәнлеге өйрәнелде.
Моннан тыш, «Муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен картографик тасвирлауны раслау буенча Татарстан Республикасы законнары проектлары турында» 2008 елның 15 декабрендәге 4602-III ДС номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Карарын гамәлгә ашыру максатларында район җитәкчелеге белән Лениногорск муниципаль районының аерым муниципаль берәмлекләре территориясендә урнашкан басу аша кишәрлекләрне бетерү буенча кайбер мәсьәләләр карап тикшерелде.
Республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округларының административ комиссияләре эшчәнлекләрен барлыкка китерү һәм оештыру буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләренең җирле үзидарә органнары тарафыннан башкарылуын контрольдә тотуны гамәлгә ашыру буенча министрлыкка йөкләнгән вәкаләтләрне башкару максатларында Департамент хезмәткәрләре тарафыннан Лениногорск муниципаль районының административ комиссиясе эшчәнлеген тикшерү үткәрелде.
Тикшерү барышында административ комиссияләр тарафыннан хокук бозулар турындагы федераль һәм республика законнары, “Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 30.12.2005 елдагы 144-ТРЗ номерлы ТР Законы таләпләрен үтәү өйрәнелде.
Моннан тыш, Департамент хезмәткәрләре  административ комиссия утырышында катнаштылар.
Административ комиссиягә хокукый консультация ярдәме күрсәтелде, киләчәк эшчәнлекләрен камилләштерүгә, административ хокук бозуларны юк итү буенча профилактик чараларны көчәйтүгә юнәлдерелгән тиешле тәкъдимнәр бирелде.
Югарыда күрсәтелгән чаралар белән бер үк вакытта 2009-2011 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Республика программасын үтәү йөзеннән һәм муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертизаның үткәрелүен оештыруны өйрәнү, коррупциягә каршы экспертизаны үткәрүдә җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү максатларында Департамент хезмәткәрләре республиканың Лениногорск районында әлеге эшчәнлек торышын өйрәнделәр.
Департамент хезмәткәрләре тарафыннан агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүгә җаваплы вазыйфаи затлар эшчәнлеге анализланды, муниципаль норматив хокукый актларның проектларына карата коррупциягә каршы экспертиза үткәрү мәҗбүрилеге турында, шулай ук йомгаклама рәвешендә экспертиза нәтиҗәләрен рәсмиләштерү мәҗбүрилеге хакында, шулай ук коррупциягә каршы экспертизаларның нәтиҗәләрен исәпка алу журналын алып бару турында тәкъдимнәр бирелде.
Күрсәтелгән чараларны үткәрү нәтиҗәләре буенча административ комиссия рәисе, шулай ук коррупциягә каршы экспертизаны үткәрүгә җаваплы вазыйфаи зат белән нәтиҗәләр ясалган эшче киңәшмә уздырылды, эшчәнлекләре барышында барлыкка килгән мөһим мәсьәләләр хәл ителде.
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International