Хуҗа һәр утильләштергән машина өчен 50 мең сум акча алачак
2009 елның 23 ноябре, дүшәмбе
2010 елда Россия Хөкүмәте иске машиналарны утильләштерү программасын кертәчәк һәм һәр утильләштергән тотылган машина өчен 50 мең сум акча түләячәк. Бу турыда "Бердәм Россия" лидеры, РФ премьер-министры Владимир Путин шимбә көнне, "Бердәм Россия" партиясенең XI съездында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
"10 еллык яки аннан артык яшьле иске машинасын утильләштергән һәр граждан 50 мең сумлык чек алачак һәм аны яңа машина алу өчен тота алачак", - диде Путин.
"Шуның белән бергә, аның нинди машина алырга теләве мөһим түгел – үз илебезнекеме яки чит илнекеме, иң мөһиме – ул Россиядә җыелырга тиеш", - дип өстәде премьер.
Утильләштерү өчен 10 миллиард сум күләмендәге бюджет акчалары каралган.
Тагын бер тапкыр искә төшерәбез, утильләштерү программасына "10 елдан артык яшьле, бер хуҗада 1 елдан артык вакыт эчендә һәм тулы комплектациядә булган машиналар" керәләр. Машина "яисә үз илебездә, яки Россия территориясендә җыела торган чит ил машинасы" булырга тиеш. 50 мең сумлык компенсация ваучер рәвешендә биреләчәк, аны "РФ территориясендә җыела торган машинаны алганда" кулланырга мөмкин.