Безнең илдә транспорт салымын машина пробегыннан чыгып түләтү турындагы хыялны гамәлгә ашыру авыр булачак

2009 елның 24 ноябре, сишәмбе
Нидерландиядә машина сатып алуга салымнар һәм юлларны ремонтлауга еллык түләүләр 2012 елга инде бетереләчәк. Аның урынына автомобиль хуҗаларына һәр үткән километр өчен 3 евроцентка якын түләргә туры киләчәк. Әлеге чара илдә бөкеләр проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән.
План үз көченә кергәннән соң яңа автомобильләргә бәяләр 25% төшәчәк, ә бүгенге көндә елына 600 евродан артык булган юл салымын бөтенләй бетерәчәкләр.
Автомобильнең йөрү вакытын һәм урынын барлык машиналарга да урнаштырыла торган һәм отчетларны тиешле органнарга автоматик рәвештә җибәрергә тиеш булачак GPS махсус система ярдәмендә күзәтү тәкъдим ителә. Салым салуның яңа системасы авторлары билгеләгәнчә, тәкъдим ителә торган тарифлар машина йөртүче берничә тапкыр зур счет алганнан соң машиналарның гомуми трафигын 15%ка, ә час пик вакытында - 50%ка киметергә ядәм итәчәк. Юл транспорт хәвефләре саны 7%ка, ә газ чыгару күләме - 10% ка кимергә тиеш . 
"Транспорт салымын автомобиль пробегына түгел, ә бензинына бәйләп куярга кирәк. Россия өчен бу бик уңайлы ысул. Бензин бәясенә юл акцизы, ягъни турыдан-туры булмаган транспорт салымы салына. Мондый ысул исәп-хисаплар өчен бик уңайлы. Ләкин башка яктан карасак, бензин аркылы салым – бу ниндидер дәрәҗәдә километраж аркылы салым аналогы. Бердәм дөрес фикергә килү өчен транспорт салымын салуның барлык мөмкин булган юлларын җентекләп өйрәнергә кирәк", - дип уйлый ФС Икътисадый сәясәт, эшмәкәрлек һәм милекчелек буенча комитеты рәисенең Беренче урынбасары, Иванов өлкәсе дәүләт хакимиятенең башкарма органыннан Федерация Советындагы вәкил В. Гусев
 
www.Garant.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International