РФ Президенты энергияне саклап тоту һәм энергия нәтиҗәлелеге турында законга кул куйды

2009 елның 24 ноябре, сишәмбе
Дмитрий Медведев "Энергияне саклап тоту турында һәм энергетик нәтиҗәлелекне күтәрү хакында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль законга кул куйды. Ул Дәүләт Думасы тарафыннан 11 ноябрьдә кабул ителде һәм Федерация Советы тарафыннан 18 ноябрьдә хупланды.
Кремльнең матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, закон нигезендә энергияне саклап тоту һәм энергетик нәтиҗәлелек буенча мөнәсәбәтләр җайга салына. Аерым алганда, энергетик нәтиҗәлелекләрен исәпкә алып товарларны маркировкалау буенча, энергетик ресурсларның мәҗбүри коммерцияле учёты буенча, яңа биналарның (төзелешләрнең, корылмаларның) энергетик нәтиҗәлелекләре буенча, энергетик ресурсларны сатып алу өчен бюджет чыгымнарын кыскарту буенча, шулай ук энергетик нәтиҗәлелек күрсәткечләренә карата күп фатирлы йортларның гомуми милкен тәэмин итү буенча таләпләр куела. Моннан тыш, энергияне күп тотучы оешмалар өчен энергетик тикшеренүләр үткәрү буенча бурычлар кертү, бюджет өлкәсендә энергия саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне күтәрү программаларын раслау, граждан әйләнешенә энергия сервислары контрактларын кертү, озак вакытлы тарифлы җайга салуга күчү һәм энергетик нәтиҗәлелек буенча бердәм (ведомствоара) мәгълүмати -аналитик система булдыру күздә тотыла.
 
www.regions.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International