Бүгенге көндә Интернет рус телендәге адресларны аңлый башлаячак

2009 елның 25 ноябре, чәршәмбе
2009 елның 25 ноябрендә домен исемнәрне .РФ зонасында теркәүне ачу узачак. .РФ зона - Россия Федерациясе югары дәрәҗәсенең рәсми милли доменында. Аны бары тик кириллица хәрефләре белән язачаклар, ягъни рус телендә. Мәсәлән, россия.рф, компания исеме.рф.
Новые Известия редакциясенә килгән домен исемнәрне теркәүче REG.RU хәбәрендә әйтелгәнчә, теркәү 2010 елның 25 мартына кадәр барачак. Шулай итеп, сүзле аңлатмалары тулысынча рус телендә булган товар билгеләре яки хезмәт күрсәтү билгеләре хуҗалары домен исемне .РФ зонада өстенлек тәртибендә, ягъни барлык теләк белдерүчеләр өчен ачык теркәү вакытына кадәр терки алалар.
Товар билгеләре булган барлык юридик затларга үзен һәм үз компаниясен танылган компания исемнәренә яңгырашлы домен исемнәрне алга таба зур суммага сату максаты белән сатып алучы киберсквоттерлардан сакларга ярдәм итәчәк.
2010 елның июлендә .РФ домены барлык теләк белдерүчеләр өчен мөмкин булачак. 
 
www.legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International