Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында законга үзгәрешләр кертелде

2009 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе
25 ноябрьдә узган 259-нчы пленар утырышта Федерация Советы "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында" Федераль законның 34 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законны хуплады.
Россия парламенты югары палатасының матбугат үзәгендә Regions.Ru хәбәр иткәнчә, закон Россия Федерациясендә хәрби хезмәтнең хокукый нигезләрен камилләштерүгә һәм призыв буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләр һәм  запаста булмаган ир-атлар хәрби хезмәт үтү турында контракт төзергә хокуклы булгандагы шартларны ачыклауга юнәлдерелгән. Хупланган Федераль закон нигезендә әлеге контрактны алар хәрби хезмәткә чакырылганчыга кадәр дәүләт аккредитациясе булган югары һөнәри белем бирүнең дәүләт, муниципаль яки бүтән белем бирү учреждениеләрен тәмамлаган очракта гына төзи алалар. Бу призыв буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләргә дә кагыла (алар 3 айдан да ким булмаган вакыт хезмәт иткән очракта).
Палатаның пленар утырышында шулай ук "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында" Федераль законның 35 һәм 51 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль закон хупланды.
Хупланган документ хәрби хезмәтне узу турындагы мәсьәләләрне җайга салучы законнарны алга таба камилләштерүгә, Россиянең Кораллы Көчләрендә, башка хәрби формированиеләрдә һәм органнарда хәрби дисциплинаны һәм тәртип саклауны ныгытуга юнәлдерелгән. Аерым алганда, хупланган Федераль закон нигезендә контракт буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәр алдан уйлап кылынган җинаять өчен шартлы иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләү турында суд карары үз көченә керү белән хәрби хезмәттән чыгарылырга тиеш.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International