Федерация Советы ТКХ үсешен кызыксындыруга юнәлдерелгән законны хуплады

2009 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе
Федерация Советы "РФ Салым кодексының икенче өлешендәге 149 һәм 162 статьяларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль законны хуплады.
Әлеге хокукый акт торак-коммуналь хезмәтләрне күрсәтүче предприятиеләрнең салым авырлыгын киметүгә юнәлдерелгән. Аның нигезендә күп фатирлы йортларда гомуми милекне тәэмин итү һәм ремонтлау, капиталь ремонт ясау, шулай ук коммуналь хезмәтләр күрсәтү эшләренә карата өстәлгән бәягә салым куллануны камилләштерә. 
Утырышта билгеләнгәнчә, салым авырлыгын киметү торак-коммуналь хуҗалыкка дәүләт ярдәменең турыдан-туры дотацияләр һәм ташламалы кредитлаштыру белән чагыштырганда иң нәтиҗәле төре булып санала. Чөнки ул аз дәрәҗәдә хуҗалык эшчәнлеге стимулларын боза һәм аның коррупциячел тәшкил итүчесе юк.
Шул ук вакытта, Федерация Советы әгъзаларының сүзләре буенча, торак-коммуналь хуҗалык өстәлгән бәягә салымны киметүдә генә түгел, ә коммуналь хезмәтләрне күрсәтүче компанияләр арасында көндәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән тармакны чын-чынлап реформалауны дәвам итүдә, бәяле диспропорцияләрне киметүдә, инвестицион проектларны, шулай ук энергия нәтиҗәлелеген арттыручы программаларны гамәлгә ашыруда да мохтаҗ.
Салым йөкләмәсен киметү тармакның барлык проблемаларын хәл итмәячәк. Бу финанс кризисы вакытында, банк кредитлаштыруы югары бәядә булганда аеручы әһәмиятле булачак. Парламентарийлар фикеренчә, яңалыклар көндәшлекне үстерүгә, күрсәтелә торган хезмәтләрнең бәяләрен төшерүгә һәм сыйфатларын арттыруга ярдәм итәчәк.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International