Президент "ашыгыч медицина ярдәме" һәм "беренче ярдәм" төшенчәләрен аерды

2009 елның 28 ноябре, шимбә
“Россия Президенты Дмитрий Медведев "Гражданнар сәламәтлеген саклау турында Россия Федерациясе законнары Нигезләмәләренә  һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында" федераль законга кул куйды”,- дип хәбәр итте 27 ноябрьдә Кремльнең матбугат үзәге.
Федераль закон нигезендә "ашыгыч медицина ярдәме" һәм "беренче ярдәм" төшенчәләре аерыла һәм Гражданнар сәламәтлеген саклау турында Россия Федерациясе законнары “Беренче ярдәм күрсәтү” исемле 191 статья белән тулыландырыла. Анда билгеләнгәнчә, беренче ярдәм гражданнарга һәм башка затларга бәхетсез очракларда, травмалар, агуланулар һәм аларның сәламәтлекләренә куркыныч янаучы башка халәтләр һәм авырулар вакытында медицина ярдәме күрсәткәнчегә кадәр аны закон яки махсус кагыйдәләр буенча күрсәтергә бурычлы һәм тиешле әзерлекләре булган затлар күрсәтергә тиешләр. Шуның белән бергә, Нигезләмәләрнең 9 статьясындагы ашыгыч медицина ярдәменең төре буларак беренче ярдәм төшенчәсе билгеләмәсенә кагылучы нигезләмә төшереп калдырыла.
 
www.regnum.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International