РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль усеш министрлыгы хезмәт законнарыннан файдалану буенча сорауларга җавап бирә

2009 елның 30 ноябре, дүшәмбе
Сорау: Хезмәткәр тулы булмаган эш вакыты режимында эшләгәндә, шулай ук тулы ставкада эшләүче хезмәткәрнең (мәсәлән, авырган вакытта) минималь хезмәт хакы нинди булырга тиеш?
Җавап: Хезмәткәр тулы булмаган эш вакыты режимында эшләгән очракта, хезмәт хакының минималь күләменнән түбән булмаска тиеш. Ягъни, мәсәлән, хезмәткәр 0,5 ставкада эшли, аның хезмәт хакы аена 4330 х 0,5 = 2165 сумнан ким булмаска тиеш.
Мәсәлән, хезмәткәр тулы ставкада эшли, ләкин кайсыдыр айда авырган яки отпускада булган, аның хезмәт хакы хезмәт хакының минималь күләменнән түбән булмаган хезмәт хакыннан чыгып эшләгән вакытка пропорциональ түләнә.
 
Сорау: Эш белән тәэмин итүче хезмәткәргә бәйрәм көнендә эшләгән өчен ял көне бирергә тиешме?
Җавап: РФ Хезмәт кодексының 153 ст. нигезендә ял яки бәйрәм көнне эшләгән өчен хезмәт хакы икеләтелгән күләмдә түләнә яисә хезмәткәрнең теләге буенча ял көне бирелә. Хезмәткәргә ял яки бәйрәм көнне эшләгән өчен ял көне бирү эш белән тәэмин итүченең бурычы түгел, ә хокукы. Хезмәткәр эш белән тәэмин итүче тарафыннан бирелгән ял көнен аңа уңайлы булган һәм эш белән тәэмин итүче белән килешенгән вакытта ала ала.
 
www.Legis.ru материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International