"Гомум россия халык санын алу турында" Федераль законга үзгәрешләр кертелде

2009 елның 30 ноябре, дүшәмбе
“Россия Президенты Дмитрий Медведев “Гомум россия халык санын алу турында” Федераль законга үзгәрешләр кертте. Алар нигезендә төбәкләр халык санын алуны әзерләү һәм үткәрү буенча берничә вәкаләт алачаклар”,- дип хәбәр итә Кремльнең Матбугат үзәге.
Медведев 2009 елның 20 ноябрендә Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән һәм 25 ноябрьдә Федерация Советы тарафыннан хупланган Федераль законга кул куйды.
Үзгәрешләр халык санын алу турында закон нигезләмәләрен 2002 ел халык санын алу тәҗрибәсен, шулай ук соңгы елларга законнардагы үзгәрешләрне исәпкә алып ачыклауга юнәлдерелгән.
Закон нигезендә халык санын алуны әзерләү һәм үткәрү вәкаләтләре исемлеге һәм әлеге вәкаләтләрне тормышка ашыру тәртибе билгеләнде. Аларны гамәлгә ашыру РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнарына тапшырыла. РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнары тиешле вәкаләтләрне субъектларның законнары нигезендә җирле үзидарә органнарына бирергә хокуклы.  
Шулай ук сан алу урыннарында булган халык турында мәгълүматлар исемлеге һәм аларны җыю тәртибе ачыкланды. Аерым алганда, барлык өй хуҗалыгы әгъзалары турында җыела торган мәгълүматларның тулылыгын тәэмин итү өчен сан алу вакытында алар булмаган яки үзләре турында мәгълүматларны хәбәр итүдән баш тарткан очракта әлеге затлар турында мәгълүматларны РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән тәртиптә административ мәгълуматлардан алу юлы белән гамәлгә ашырырга мөмкин.
Сан алу турында законга шулай ук халык санын алуны әзерләү һәм үткәрү белән бәйле чыгымнарны финанслау чыганакларына кагылучы үзгәрешләр кертелде. 
РИА Новости
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International