Пенсиягә өстәмә түләүләр яңача исәпләнәчәк

2009 елның 1 декабре, сишәмбе
Киләчәк елның 1 гыйнварыннан алып социаль иминиятнең кайбер төрләренә бердәм социаль салымны (БСС) иминият түләүләре белән алмаштырачаклар. Шуның белән бәйле рәвештә социаль түләүләрне исәпләү механизмы, аерым алганда пенсиягә өстәмә түләүләр үзгәрәчәк.
РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 2009 елның 30 сентябрендәге 805н номерлы боерыгы нигезендә пенсиягә өстәмә түләү матди тәэмин итү суммасы тиешле төбәкләрдә пенсионерлар өчен булган яшәү минимумыннан ким булган өлкән яштәге кешеләргә түләнергә тиеш.
Өстәмә түләүләр билгеләү турында карар пенсионерга түләүләр һәм социаль ярдәм чараларын билгеләү турында мәгълүматлар кергән көннән соң 5 эш көне эчендә РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының яңа боерыгы нигезендә Россиянең пенсия фонды тарафыннан кабул ителәчәк.
Пособие пенсия түләнә торган вакыт эчендә түләнә. Россия буенча яки төбәктә пенсионерларның яшәү минимумы тулысынча үзгәргән очракта, аның күләме яңадан каралырга мөмкин.
РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының "Федераль пенсиягә социаль түләүләр өчен мөрәҗәгать итү, аны билгеләү һәм түләү кагыйдәләрен раслау турында" 2009 елның 30 сентябрендәге 805н номерлы боерыгы 2010 елның 1 гыйнварында үз көченә керәчәк.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International