Турнирда Чуваш Республикасының юстиция органнары, Марий Эл Республикасы Прокуратурасы, Марий Эл Республикасы дәүләт хакимияте органнары, Марий Эл Адвокат палатасы, Марий дәүләт университетының юридик факультеты командалары һәм Россия Федерациясенең Прокуратурасы каршындагы Марий Эл Республикасы буенча Тикшерү Комитетының Тикшерү идарәсе футболистлары, шулай ук Марий Эл Республикасының суд берләшмәсе командасы катнашты.
Безнең команда өч уен уйнады: Россия Федерациясенең Прокуратурасы каршындагы Марий Эл Республикасы буенча Тикшерү Комитетының Тикшерү идарәсе футболистлары белән, аннары Чувашия Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Марий Эл Республикасы Прокуратурасы командалары белән. Кызганычка каршы җиңү ул көнне безнең якта түгел иде, шуңа да карамастан ТР Юстиция министрлыгы командасы ахыргы минутка кадәр җиңү теләге белән уйнады.
Җиңүгә рухландыручылар фикеренчә, безнең команданың Марий Эл Республикасы Прокуратурасы футболистлары белән төгәлләүче уеннары бигрәк тә мавыктыргыч булды. Анда җиңүче бары тик пенальти буенча ачыкланды.